Рөстәм Миңнеханов Казанга яңа буын 25 троллейбус тапшыру тантанасында катнашты

09.11.2023

Бүген Казан Ратушасы янында 25 троллейбустан торган яңа буын МАЗ-303Т22нең тулы партиясен Казанга тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Крутой һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Өченче буын яңа транспорт 2023 елда «Минск автомобиль заводы» ААҖ тарафыннан Казан өчен махсус җитештерелгән. Троллейбуслар югары маневрлы һәм йөреше җайлы. Аларда пассажирлар өчен уңайлылык  һәм куркынычсызлык өчен иң заманча таләпләр исәпкә алына. Иркен салонда 34 утыру урыны каралган, ә пассажирлар сыйдырышлылыгы 90 кеше тәшкил итә.

Транспорт чарасы салоны гаджетлар өчен йомшак утыргычлар һәм USB-розеткалар белән җиһазландырылган. Пассажирларның иминлеген агымны өзлексез контрольдә тоту җайланмасы тәэмин итә. Электр белән тәэмин итү өзелгән очракта, аварияле автоном система транспортка тагын 2 км үтәргә мөмкинлек бирәчәк.

Киләсе атна дәвамында хәрәкәт итүче состав маршрутларда 2007 елгы үз ресурсы беткән машиналарны алыштырачак һәм пассажирлар агымы югары булган маршрутларга бүленәчәк.

Исегезгә төшерәбез, беренче МАЗ-303Т22 троллейбусы Казанга республика һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү алдыннан килгән иде.

Белешмә өчен:

Яңа троллейбуслар партиясен сатып алган «Метроэлектротранс» МУП ел башыннан электр транспортында 56,3 млн пассажир йөрткән, бу узган елның шул ук чорына караганда 15,8%ка күбрәк. Троллейбусларда 18,5 млн пассажир йөртелгән (17,8%ка күбрәк). Яңа партия сатып алынгач, предприятиенең троллейбус паркының 22%ы яңартылачак.

Казан беренче тапкыр белорус җитештерүче заводлары белән 2012 елда хезмәттәшлек итә башлады. Бүгенге көндә Казанда белорус җитештергән 700дән артык автобус эшли, бу шәһәр автобус паркының 80%ын тәшкил итә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.