Казанда җәйге Универсиада-2013не үткәрүнең төп контрактына кул куелды
11.10.2008
Бүген, 11 нче октябрьдә, Казан ратушасының колонналы залында 2013 елгы 27 нче Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын Казанда үткәрүнең төп контрактына кул куелды.
Документка Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Джордж Киллиан, FISU ның генераль сәркатибе Эрик Сантрон, Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, Россия студентлар спорты союзы президенты Олег Матыцин, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин кул куйды.
“2013 ел Универсиадасының иң югары дәрәҗәдә үткәреләчәгенә ышанам”, - диде журналистларга кул кую тантанасыннан соң Россиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов. Аның сүзләренә караганда, дөньякүләм финанс кризисына карамастан, Россиянең, бу җитди проектны тормышка ашыру өчен, ресурс һәм мөмкинлекләре җитәчәк.
Проектның финанслануы турындагы сорауга җавап биреп, Игорь Шувалов Универсиада-2013 нең федераль үзәк һәм Татарстан Республикасының уртак проекты булуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, объектларның бер өлеше – федераль бюджет хисабына, икенче өлеше – муниципалитет акчасына, өченче өлеше җәлеп ителгән акчага финансланачак. “Мин үз-үземне яхшы хис итәм, - диде Игорь Шувалов. – Татарстан җитәкчелегенең нык торуы һәм эш-гамәлләренең эзлеклелеге җиңүгә алып килде. Бу проектта Татарстан позициясе – Россиянең башка төбәкләре өчен яхшы үрнәк”.
Россиянең беренче вице-премьеры инде Универсиада-2013не оештыру комитеты төзелүен, һәм аның федераль үзәк белән Татарстан Республикасының бердәм командасы булуын искәртте. “Хәлләрнең кайсы якка үзгәрүенә карамастан, Россиянең бу проектны тормышка ашыру өчен ресурслары җитәрлек. Ул гомумән алганда ил өчен отышлы, һәм Универсиада Казанда булачак”, - диде Игорь Шувалов.
FISU президенты Джордж Киллиан журналистларга җәйге Универсиада-2013кә әзерлек буенча Казан һәм Татарстан Республикасы керткән хезмәткә лаеклы бәя бирүен әйтте. Ул шулай ук журналистларның Универсиада-2013кә әзерлек алдыннан дөньяда финанс хәленең начар булуына бәйле рәвештә туган шикләрен дә таратты. “2013 елга барысы да яхшырак булачак, - диде Киллиан әфәнде. – Һәм тормыш сезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен дәвам итәчәк. Мин үзем дә тирән төшенкелек вакытында туганмын, ләкин, күрүегезчә, мин әлегәчә монда”.
Джордж Киллиан фикеренчә, Бөтендөнья студентлар уеннары шәһәр үсеше өчен күп нәрсә бирә: озак еллар кулланыла торган бик күп заманча спорт корылмалары төзелә. “Иң мөһиме: без дөньяның бик күп илләре арасыннан 2013 елда җәйге Универсиаданы үткәрү хокукын яулап алдык, бу искиткеч зур уңыш һәм ышаныч. Башыбызга мондый уй керүгә үк, без инде спорт объектлары төзи башлаган идек, кайчак бурычка эшләргә дә туры килде, без үзебезнең җиңәчәгебезгә ышандык”, - диде Минтимер Шәймиев.
Татарстан Республикасы башлыгы FISU президенты Джордж Киллианга күрсәтелгән ышанычы өчен рәхмәт белдерде. “Универсиада-2013не ачу тантанасында чыгыш ясаучы кеше Россиянең, ихтыяр көче күрсәтеп, дөньякүләм финанс кризисы башланганда бу зур проектны тормышка ашыруга алынуын һичшиксез билгеләп үтәчәк. Россия – көчле ил, чөнки көчле илләр генә, авырлыкларны җиңеп, уңышларга ирешә ала. Халыкның ихтыяр көче һәм потенциалы шунда чагыла”, - диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев.
Шуны да искәртик: Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов һәм аны озатып йөрүче кешеләр, шулай ук Джордж Киллиан җитәкчелегендәге FISU вәкилләре, Казанда булганда, Универсиада-2013кә әзерлек кысаларында төзелә торган кайбер спорт корылмалары һәм объектларын карап чыктылар.
11 нче октябрьдә, кич белән, Игорь Шувалов һәм аны озатып йөрүче кешеләр Мәскәүгә очып киттеләр. FISU президенты Джордж Киллиан Татарстан башкаласыннан 12 нче октябрьдә китте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте