Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстан Республикасына эш сәфәренә килде

06.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстан Республикасына (Үзбәкстан) эш сәфәренә килде. Нукус шәһәренең халыкара аэропортында аны Каракалпакстан Парламенты Рәисе Амантай Орынбаев һәм Министрлар Советы Рәисе Фарход Эрманов каршы алды.

Иртәгә, 7 ноябрьдә, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе берничә предприятиедә булачак, шулай ук Каракалпакстан җитәкчелеге белән эшлекле очрашу узачак.

Каракалпакстан Республикасы - Үзбәкстан составындагы суверен республика. Халык саны якынча 1 млн 990 мең кеше тәшкил итә. Башкаласы һәм иң зур шәһәре - Нукус. Республикада парламент идарә итү формасы. Каракалпакстан белән Жокаргы Кенес (парламент) рәисе Амантай Орынбаев җитәкчелек итә. Республиканың югары башкарма хакимияте - Министрлар Советы.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.