«Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру турында «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикасының барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Быел «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 958 ишегалды яңартылган. Республиканың 263 мең кешесе өчен төзекләндерелгән ишегалды барлыкка килә. Җылылык трассасындагы эшләргә бәйле рәвештә тагын 2 ишегалды 2024 елның язында тапшыру планлаштырыла.
Юл эшләре буенча документларны тапшыру 4,5 млрд сумга - 61%, яктырту буенча 261 млн сумга - 34%, җайланмалар урнаштыру буенча 547 млн сумга 72% тәшкил итә.
2023 елда программа буенча ишегалларында 12 мең 257 берәмлек урам җайланмалары һәм 4045 берәмлек балалар өчен һәм спорт җайланмалары урнаштырылган.
Киләсе ел программасын формалаштыру буенча эш дәвам итә. Хәзерге вакытта торак милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәләрен әзерләү һәм тапшыру бара. Бу атнада 2024 елда 850гә якын төзекләндерү объектының алдан исемлеге төзелде.