Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты. Очрашу республика Рәисенең Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды. Татарстан ягыннан очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов та катнашты.
Очрашуда Иннополис Университетын һәм инновацион Иннополис шәһәрен үстерү, инфраструктура объектларын һәм технопаркларны төзү, кадрлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Искәртәбез, Валерий Фальков Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы составына керә.
Моннан тыш, кайбер уртак юнәлеш программаларын үтәү, БРИКС-2024 саммитын үткәрү кысаларында фәнни-белем бирү блогын әзерләү, быелгы Татарстан Республикасы һәм РФ Фән һәм югары белем министрлыгының үзара хезмәттәшлеге буенча башка юнәлешләр каралды.