Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев белән очрашты

30.10.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев белән очрашты.

Әңгәмәдәшләр «Туполев» ГАҖ филиалы – Казан авиация заводын үстерү, Ту-214 граждан самолетларын һәм Ту-160 стратегик ракета йөртүчеләрен җитештерүне арттыру өчен предприятиене модернизацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу Казан Кремлендә узды, анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан авиазаводы директоры Николай Савицких катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.