Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгате
"Хөрмәтле татарстанлылар! 30 октябрь - сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне. Бу илебез тарихындагы фаҗигале еллардагы кешеләр һәм вакыйгалар турында кайгылы хәтер көне.
Сәяси сәбәпләр аркасында миллионлаган кеше массакүләм репрессияләргә дучар ителгән. Татарстан Республикасының сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу китабының 28 томы 54 мең 727 репрессияләнгән исемнәрне саклый, алардан мәңгегә „халык дошманы“ тамгасы алып ташланган. Төрмәләрдә, лагерьларда, сөргеннәрдә, авыр шартларда бу кешеләр үзләренең иң яхшы кешелек сыйфатларын, кешеләргә ышануларын һәм Ватанга мәхәббәтләрен саклап калганнар!
Безнең бурыч - һәр фактны, кешене хәтердә саклау, бу истәлекне балаларыбызга һәм оныкларыбызга, аннан соңгы буыннарга тапшыру, тарихыбызның сәхифәләрен фальсификацияләүгә юл куймау.
Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көнендә үткәрелә торган тематик чаралар, акцияләр боларны хәтердә тотуга юнәлдерелгән, яшь буынны Россия тарихынан мөһим тормыш сабаклары алырга өйрәтергә тиеш.
Гаделсез гаепләүләрне кичергән һәм шул ук вакытта үзендә патриотизм, кешелеклелек һәм үз-үзен хөрмәт итү хисләрен саклап калган һәркемгә озын гомер һәм нык сәламәтлек. Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, рух күтәренкелеге һәм тынычлык".