Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин инженер инфраструктурасын төзү һәм модернизацияләү буенча программа чараларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикасының барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
28 октябрьгә республикада торакны файдалануга тапшыру планы 95,5%ка үтәлгән. Төзүчеләр 2 млн 960 мең кв. метр торакны файдалануга тапшырган. Гомуми күләмнән якынча 1 млн 163 мең кв. метрны коммерциячел торак биләп тора, бу - 145 күп фатирлы торак йорт. Планның үтәлеше бу өлештә 81% тәшкил итә.
Социаль ипотека программасы буенча төзелгән 36 әзер йортның гомуми мәйданы – 145 мең кв.метр. Еллык план 90,5%ка үтәлгән.
Шәхси торак төзелеше ягыннан еллык план инде арттырып үтәлгән планлаштырылганнан меңгә якын йортка күбрәк төзелгән. Чагыштырмача кыйммәтләрдә 9 процент алга китеш. Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 652 мең кв. м.
Торак төзелешенә ярдәм итүгә ике федераль программа юнәлгән. "Торак" федераль проектының гомуми үтәлеше 62% тәшкил итә. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Саба районында бер объект эшләнә, аның үтәлеше 94% тәшкил итә.
Мәгариф өлкәсендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында Казанның 59 нчы кварталында балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Аның буенча төзелеш-монтаж эшләре 85 процентка башкарылган.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 53 ФАПның бары тик берсен генә – Актаныш районындагы пунктны тапшырырга кала, төзелеш тәмамланыр өчен 1 проценты гына калган. Узган атнада Кукмара районында объект тапшырылган.
4 поликлиника төзү буенча эшләр 91%ка башкарылган. Подрядчылар эшли торган ике объект та Казанда урнашкан. Аларның берсе - «Салават Күпере» торак комплексындагы поликлиника киләсе елга күчә.
«Мәдәният» тармагында ике программа кысаларында 7 учреждение төзелеше һәм реконструкциясе дәвам итә. Гомумән алганда, объектларның әзерлеге 94% тәшкил итә.
«Экология» илкүләм проектына кергән 4 объект буенча динамика түбәндәгечә: Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләр 69%ка башкарылган, Казанда балчык кырларын рекультивацияләү - 60% , Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрен демонтажлау - 98% һәм Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү -89% .
Кама Тамагы штп янындагы Куйбышев сусаклагычының ярларны ныгыту «Табигый ресурсларны торгызу һәм куллану» дәүләт программасының бер өлеше булып тора. Хәзерге көнгә башкару 92% дип бәяләнә.
Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 68 объектның 29ы подрядчыларда кала әле. Гомумән, барлык объектлар буенча башкару 94% дип бәяләнә. Соңгы ике атнада 13 парк буенча эшләр тәмамланган.
Бу атнада ябык футбол манежлары һәм универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча программа төгәлләнгән - Азнакай районында соңгы объект тапшырылган. 6 балаларны савыктыру лагеренда эшләр дәвам итә - планлаштырылган күләмнең 86%ы үтәлгән.
Инженерлык челтәрләрен төзү һәм модернизацияләү программалары буенча барлык 5 республика программасы да төгәлләнгән. Узган 2 атна эчендә подрядчылар тарафыннан «Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү» программасы буенча - 7 объект, «Газ бүлү челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү» программасы буенча - Спас районында соңгы объект һәм «Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау» программасы буенча Биектау районында бер объект тапшырылган.
Федераль программалар буенча «Чиста су» федераль проектына кергән 4 объектның соңгысында-«Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасын төзү»не эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен тәмамлау кала. Соңгы 2 атнада 2 объект тапшырылган: су әзерләү станциясе. Алексеевск һәм Тукай районы Суровка һәм Новотроицкое авылларында су белән тәэмин итү челтәрләре.
Шулай ук «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында 9 объектның 2се буенча эшләр дәвам итә. Гомуми башкару 67% тәшкил итә. Бу атнада 4 объектта эшләр тәмамланган: берәр объект – Алексеевск һәм Саба районнарында, икәве - Мамадыш районында. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа федераль программасы буенча бүгенге көндә эшләрнең гомуми үтәлеше 96% тәшкил итә. 30 объектның 9ы эштә кала. Агымдагы атнада 7 объект төзелеп беткән: алтысы Әгерҗе һәм берсе Зеленодольск районнарында.
Хезмәтне саклау һәм эшчеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау өлкәсендәге законнарны үтәүне тәэмин итү максатыннан төзелеш мәйданчыкларында даими режимда тикшерүләр уза. Мондый чараларның күбесен үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үткәргән - гыйнвардан башлап ҮҖО вәкилләре мәйданчыкларга 2 мең 114 тапкыр чыккан. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 89 тикшерү үткәрелгән. Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларны Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре тикшерә. Ел башыннан алар тарафыннан 367 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән.
Бүгенге көндә Ростехнадзор мәгълүматлары буенча, җылы бирү чорына әзерлек актларын рәсмиләштерү буенча хәл түбәндәгечә: 4 муниципалитетта 16 оешма бу эшне дәвам итә, 142 оешма әзерлек актларын алган, шуларның 101е 41 районда эшне тулысынча тәмамлаган. 27 район муниципаль берәмлекнең әзерлек паспортларын алган.