Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Исегезгә төшерәбез, Угур Йылмаз әфәнде эшкә 2023 елның 1 октябрендә керешкән иде.
"Сезне Төркиянең Казандагы Генераль консулы сыйфатында сәламлим. Яңа вазыйфагызда уңышлар телим", - диде Рөстәм Миңнеханов, кунакка мөрәҗәгать итеп. Ул ассызыклаганча, бүгенге очрашу Төркия Республикасы игълан ителүнең 100 еллыгы алдыннан уза.
"Без Төркия халкын киләчәк бәйрәм белән котлыйбыз, Төркия Республикасының алга таба чәчәк атуын телибез. Безнең илләр лидерлары төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлеккә зур игътибар бирәләр", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе шулай ук Төркия Республикасының Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булуын билгеләп үтте. Төркия Генераль Консуллыгының Татарстан Республикасы Дәүләт органнары белән хезмәттәшлеге югары дәрәҗәдә бара.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Төркия белән Татарстанның товар әйләнеше 1,2 миллиард доллар тәшкил иткән, 2021 ел күрсәткечләрен ике тапкыр арттырган. Быелгы күрсәткечләр дә үсеш күрсәтә.
Үз чиратында, Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Угур Йылмаз элекке консуллар төзегән иҗади эшне дәвам итү өчен бар көчен куячагын билгеләп үтте.
"Казанда Генераль консул итеп билгеләнүгә бик шат һәм горурланам. Сезгә Төркия Президентыннан җылы сәлам җиткерергә рөхсәт итегез», - диде консул, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп
"Төркия һәм Татарстан - ике тугандаш халык вәкилләре, шуңа күрә илебез Татарстан белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Мин һәм хезмәттәшләрем киләчәктә дә бездән алдагылар төзегән эшне дәвам итәргә вәгъдә итәбез", - дип йомгаклады Угур Йылмаз.