Казанга Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов килде
12.09.2013
Бүген кич белән Казанга Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин каршы алдылар.
Казанда Максим Соколов халыкара транспорт-логистика форумында катнашачак һәм шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.