Татарстанда 2023 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәр күләме 395,5 млрд сум тәшкил итә

23.10.2023

Татарстан Республикасында 2023 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәр күләме 395,5 млрд.сум тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Төп мәсьәлә - 2023 елның 9 аенда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, барлыгы 395,5 млрд. сумнан үз керемнәре 331,2 млрд. сум тәшкил иткән.

"Керемнәрнең бу күләме безне тынычландырырга тиеш түгел, - диде ТР Рәисе. - Керемнең уңай динамикасын саклап калу мөһим. Хәзерге шартларда хәл теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин. Хәзер беренче чираттагы бурычларны һәм социаль йөкләмәләрне тулысынча үтәү, ныклык запасы булдыру өчен каты финанс дисциплинасын дәвам итәргә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 9 ай эчендә нефть-газ комплексы, химия һәм нефть химиясе җитештерү предприятиеләре, шулай ук машина төзелеше комплексының кайбер предприятиеләре буенча табышка салым буенча түләүләр сизелерлек кимегән.

Рөстәм Миңнеханов тармак министрлыкларына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм салым органнары белән берлектә, үзләре алып баручы предприятиеләр белән баланс комиссияләрен үткәрүне дәвам итәргә, җитештерүчеләргә, шул исәптән дәүләт ярдәме чараларын алуда ярдәм күрсәтергә кушты.

"Резервлар белән эшне дәвам итәргә кирәк, беренче чиратта – салым бурычын киметү буенча системалы эш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 1 октябрьгә ул 13 млрд сумнан артып китә».


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.