Роман Шәйхетдинов Бразилиянең Россиядәге Илчесе Родриго Баэна Соарес белән очрашты

19.10.2023

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Бразилия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Родриго Баэна Соарес белән очрашты.

Очрашу Иннополис Университетында Digital Innopolis Days форумы кысаларында узды. Исегезгә төшерәбез, Родриго Баэна Соарес Казанга эш сәфәренә килде һәм Иннополис Университеты оештырган форумда катнаша.

Яклар БРИКС кысаларында хезмәттәшлек итү, Иннополис Университеты белән Бразилия университетлары арасында элемтәләр урнаштыру, ясалма интеллект буенча уртак лаборатория булдыру һәм Бразилиядә Россия ИТ-югары уку йорты технологияләрен һәм эшләнмәләрен куллану мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

"Мин Иннополиска, беренче чиратта, бу матур урынның архитектурасына сокландым. Университетны тәмамлаучылар 30дан артык стартап булдырганнарын беләм, һәм миңа Иннополисның бу динамиканы саклавы һәм үз студентларын технологик нигездә проектларны үстерергә чакыруы ошый», – дип сөйләде Родриго Баэна Соарес очрашу нәтиҗәләре буенча журналистларга.

Роман Шәйхетдинов, үз чиратында, Иннополис Университетында Бразилиянең иң эре Minas Gerais университеты белән студентлар алмашу программасы эшләвен билгеләп үтте. Моннан тыш, яклар дипломнарны һәм дисциплиналарны үзара тану, киң юнәлешләр буенча уртак тикшеренүләр һәм басмалар, шулай ук профессор-укытучылар составы белән алмашу турында фикер алышалар.


ТР Премьер-министры урынбасары Р.А. Шәйхетдинов Аппараты