Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында катнашты

19.10.2023

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Парламент Президиумы карары нигезендә көн тәртибенә 30 мәсьәлә, шул исәптән 17 республика законы проекты кертелгән иде. Дәүләт Советы депутатлары өстәмә сораулар кертергә дип тәкъдиме ясадылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә көн тәртибе 36 мәсьәләгә кадәр артты.

Беренче укылышта 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Закон проекты бюджетның керем өлешен 56,4 млрд сумга арттыруны күздә тота.

"Республика бюджетының агымдагы үтәлеше һәм ел дәвамында көтелгән үтәлеш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрен 54,6 млрд сумга арттырырга тәкъдим ителә, - дип билгеләп үтте республика финанс министры Радик Гайзатуллин, закон проектын тәкъдим итеп, - оешмаларның табышына салым буенча пландагы күрсәткече 39 млрд сумга арта. Керемгә салым үсеше нигездә нефть, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармаклары компанияләренең эшчәнлеген бәяләүне төгәлләүгә бәйле. Шул ук рәвешле, сәнәгать предприятиеләре, сәүдә оешмалары һәм банкларның эшчәнлеген бәяләү дә төгәлләнә".

Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, физик затларның керемнәренә салым буенча фараз 6,5 млрд сумга арттырылган. Оешмаларның милкенә салым буенча пландагы билгеләнеш 2,2 млрд сумга арттырылган. Аерым салым керемнәре буенча акча кереме 635,4 млн сумга артачак. Салым булмаган керемнәр күләме расланган фараздан 6,3 млрд сумга югарырак дип көтелә.

"Кире кайтарылмый торган керемнәр" бүлеген федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар һәм башка керемнәр буенча 1,8 млрд сумга арттырырга кирәк, - дип билгеләп үтте финанс министры, - үзгәрешләр 32 юнәлешкә кагыла".

Республика бюджетының чыгым өлеше, үз чиратында, 40,7 млрд сумга арта. Радик Гайзатулин билгеләп үткәнчә, моның хисабына илкүләм проектлар һәм федераль программалар, юл эшләре программалары, социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь төзү һәм ремонтлау чараларын финанслау чыгымнары каралган. Моннан тыш, агымдагы чыгымнар күләме һәм бюджет учреждениеләрен матди-техник җиһазландыруны финанслау арта. Закон проектына ярашлы, социаль әһәмиятле, фәнни, мәдәни һәм спорт чараларын үткәрүгә чыгымнарны финанслау да арттырылачак.

"Федераль бюджетның максатчан акчалары федераль норматив актларга туры китереп төзәтелә", - дип ассызыклады Радик Гайзатуллин.

Нәтиҗәдә, 2023 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 426,9 млрд сум, чыгымнарның гомуми күләме 456,6 млрд сум дип фаразлана. Бюджет кытлыгы 29,7 млрд сум тәшкил итәчәк, 15,7 млрд сумга кимиячәк. Шул ук вакытта, юнәлеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, бюджет кытлыгы финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән.

"Катлаулы шартларга карамастан, без ел саен бюджетның керем өлешен арттыра алабыз, - дип ассызыклады Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, әлеге мәсьәлә буенча нотык белән чыгыш ясап, - әлеге күрсәткечләргә ирешүгә республика җитәкчелеге һәм парламенты кабул иткән оператив реакция чаралары һәм карарлары ярдәм итә. Комитет закон проектына материалларны өйрәнде һәм аларның нигезлелеген һәм 2023 елга һәм план чорына бюджет турында законга үзгәрешләр кертү кирәклеген билгеләп үтә».

Закон проекты шулай ук бюджетның чыгым өлешендә бюджет акчаларының төп бүлүчеләре һәм чыгымнарның бюджет классификациясе кодлары арасында ассигнованиеләрне яңадан бүлүне чагылдырырга тәкъдим итә.

Юншлеш комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, бюджет проектына Татарстан Республикасы Рәисенең, прокуратураның, Дәүләт Советының Хокук идарәсенең, Хисап һәм Иҗтимагый палаталарның уңай бәяләмәләре бар. Шуны исәпкә алып, 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде һәм ТР Рәисенә имзалау өчен җибәрелде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. ТР Дәүләт Советы Матбугат хезмәте ярдәме белән.