Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Шишеҗам» төркеменең Директорлар советы рәисе һәм башкарма Советы әгъзасы Әхмәт Кырман белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов очрашулар даими характерда булуын, шуның нәтиҗәсендә компания проектларын республика территориясендә гамәлгә ашыру барышы турында оператив фикер алышу мөмкинлеге булуын билгеләп үтте.
Яклар Татарстанда бизнес алып баручы компания предприятиеләрендәге агымдагы вәзгыять турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, «Шишеҗам» холдингы - пыяладан эшләнмәләр җитештерү буенча дөнья лидерларының берсе. 2016 елда «Алабуга» МИЗ территориясендә компаниянең ике заводы ачылган иде.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Төркия Республикасының Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булуын ассызыклады.