2007-2009 елларга социаль партнерлыкны үстерү буенча Татарстан профсоюзлары һәм хакимиятләре килешүләренең шартлары үзгәртелде
08.10.2008
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы арасында социаль-икътисади сәясәтне үткәрү һәм 2007-2009 елларга социаль партнерлыкны үстерү турында республика килешүенә үзгәрешләр һәм өстәлмәләр кертелде.
Документка бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Валерий Герасимов кул куйды.
Килешү текстына кул куяр алдыннан Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр кертү зарурлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев куйган бурычлар – минималь хезмәт хакын минималь кулланучылар бюджеты дәрәҗәсенә кадәр җиткерү һәм, гомумән, республика гражданнарының тормыш сыйфатын арттыру белән бәйле. Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова профсоюзлар белән хакимиятнең диалогы бүген уңай үзгәрешләр турында сөйләргә мөмкинлек бирүен әйтте: хезмәт хакы арта, хезмәткәрләргә түләнмәгән хезмәт хаклары буенча бурычлар кими, хезмәтне саклау кысаларында эш шартлары яхшыра.
Аның сүзләренә караганда, 2009 елда республика хезмәткә түләүнең минималь күләмен 4,3 меңгә кадәр җиткерә ала.
Моннан тыш, бүген кул куелган документта тулай төбәк продуктының еллык үсеш күрсәткечен 7 % ка кадәр җиткерү (элек – 6,5 %) күздә тотыла, хезмәт җитештерүчәнлеге үсешенең хезмәт хакы үсеше темпларыннан артуы 2 % тан да ким булырга мөмкин.
2010 елның 1 нче гыйнварына җан башына уртача акчалата керемнәрнең гадәти гаилә әгъзасына минималь кулланучылар бюджеты күләменнән артып китүе, чама белән исәпләгәндә, 2,2 тапкырдан да ким булмаячак, Татарстан Республикасында халыкның керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган өлеше җан башына 8 % ка кадәр (хәзер – 9 % ка кадәр җитә) кимер дип көтелә, баерак һәм ярлырак халык керемнәренең нисбәте – 12 тапкырдан, теркәлгән эшсезлек күрсәткече 1,3 % тан (хәзер – 1,5 %) артмаска тиеш.
Татьяна Водопьянова сүзләренә караганда, ирешә алмаган кайбер параметрлар проблемалы булып калган. Бу – бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын Татарстан Республикасы сәнәгатендәге уртача хезмәт хакының 80 % ы дәрәҗәсенә кадәр җиткерү. Чынында мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре сәнәгатьтәге уртача хезмәт хакының уртача 50 % ын, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре – якынча 61 % ын ала.
Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе минималь кулланучылар бюджеты дәрәҗәсендә яки аннан да түбәнрәк хезмәт хакы алучы гражданнарның да күп булуын әйтте.
Докладлар белән шулай ук Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев (2008 елның 24 нче маенда сайланган, элек Ассоциацияне Фоат Рәимов җитәкләгән) чыгыш ясады.
Нәтиҗә ясап, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика һәм, гомумән, Россия Федерациясе икътисады үсешендә дөнья икътисадының гомуми кризислы халәте йогынтысы сизелүен әйтте. “Кайбер предприятиеләрнең төп инвестицион программалары көнбатыштан акча җәлеп итеп кертү хисабына тормышка ашырылу сер түгел, - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. – 2000 елдан башлап, Россия икътисады сигез ел яхшы темплар белән үсте. Без финанс базарлары белән кызыксынып киттек һәм өстәмә кыйммәт булдырыла торган базарның төп базар икәнлеген оныттык. Бүгенге көндә икътисадның хәле җитештерүчеләребезнең никадәр көчле булуыннан тора”.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу ситуациядә белгечләр, кайбер тискәре моментларны кисәтү өчен, илебез җитештерүчеләренә дөнья икътисадының йогынтысын анализларга тиеш.
“Бизнесны диверсификацияләү, урта классның үсеше өчен шартлар тудыру, шулай ук индустриаль мәйданчыклар булдыру – болар барысы да безнең икътисади позицияләребезне ныгытырга ярдәм итәчәк”, - дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте