Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

28.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы Советының яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча утырышында катнашты.

Утырыш кысаларында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Президентының илнең төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен Рәхмәт хатын тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.