Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пермь шәһәренә эш сәфәренә дип килде.
Сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы Советы утырышында катнашачак, ул яшьләр сәясәте мәсьәләләренә багышланачак. Чара РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә узачак.
Утырышта Идел буе федераль округы төбәкләренең югары вазыйфаи затлары, дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре яшьләр белән хәзерге заман шартларында тәрбия эшен оештыру турында фикер алышачак.