Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Саба районына эш сәфәре кысаларында Татарстан урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булдылар.
Үзәк Лесхоз бистәсендә 2012 елда ачылган. Ябык тамыр системасы белән утырту материалы җитештерү һәм яхшыртылган сыйфатлы урман орлыкларын эшкәртү буенча заманча технологияләрдә махсуслаша. Инфраструктура үз эченә 4 теплицаны (гомуми мәйданы 1 га), 13 үстереп җиткерү кырын (гомуми мәйданы 3,3 га), орлыкларны нокталы чәчү буенча югары нәтиҗәле механизмны, шулай ук ылыслы токым орлыкларын җитештерү, эшкәртү һәм саклау комплексын ала.
Татарстан Рәисе һәм РФ вице-премьеры питомник территориясен карадылар: теплицаларда, орлык үзәгендә, чәчүлекләрне чыныктыру һәм үстерү полигоннарында, лабораториядә булдылар. ТР УСОҮ вәкилләре ябык тамыр системалы чәчүлекләр үстерү технологиясе турында җентекләп сөйләделәр.
Ел саен үзәктә 3 ротациядә 12 млн. данә ябык тамыр системасы булган чәчүлекләр үстерелә. Төп токымнар: гади карагай - 50%, Европа чыршысы - 30%, Себер карагае - 15% һәм башка токымнар - 5%.
ТР УСОҮдә төп урман барлыкка китерүче токымнарны үстерү белән беррәттән, яшелләндерүдә кулланыла торган декоратив агач һәм агач-куак токымнарының 40тан артык төре үстерү өчен кулланыла. Башлыча үстерелә торган утырту материалы урман культураларын булдырганда һәм Татарстан Республикасында эрозиягә каршы саклагыч урман утыртуларда кулланыла.
Шулай ук кунаклар республиканың урман сәнәгате комплексы күргәзмәсе, шул исәптән кадрлар әзерләү системасы һәм мәктәп урманчылыклары эше белән таныштылар. Монда ук РФ вице-премьерына тармакның цифрлы трансформациясе турында хәбәр иттеләр. Мәсәлән, программаны гамәлгә ашыру кысаларында урман фонды җирләренең цифрлы мәгълүмат базасы булдырылган, барлык урманчылыкларга Интернет үткәрелгән. Моннан тыш, космостан төшерелгән фильмнар ярдәмендә урманнарның торышы мониторингы алып барыла.