Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко рекультивацияләнгән Самосырово полигоны турында: "Проект колачлы дип саныйм"

21.09.2023

Бүген Татарстанга эш сәфәре барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Казандагы Самосырово полигонында булды.

Ул рекультивацияләнгән Самосырово полигоны буенча эшләрнең баруы белән танышты.

Виктория Абрамченконы Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озата барды. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Россия вице-премьеры Татарстан Республикасында калдыкларны энергетик утильләштерү заводының төзелеш мәйданчыгында булган иде.

Виктория Абрамченко, журналистларның сорауларына җавап биреп, Самосырово полигонының 2019 елда Казан шәһәренең калдыкларын кабул итү өчен ябык булуын искәртте. Ул «Чиста ил» федераль проектына кертелгән, чөнки шәһәр чикләрендә урнашкан.

"Сез беләсез, безнең бурыч – 2024 ел ахырына кадәр шәһәрләрдә урнашкан иң куркыныч 191 чүплекне бетерү, - дип искәртте Виктория Абрамченко. - Менә бу полигон, эшләрнең тәмамлануын күрәсез. Барлык эшләр график буенча алып барыла. Агымдагы елның ноябрендә әлеге чүплекне рекультивацияләү буенча хисап бирергә планлаштырабыз. Һәм биологик этапны тәмамларга.

Виктория Абрамченко төгәлләвенчә, "Бу чүплекне рекультивацияләү 342 мең кеше өчен экологик нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә. Полигон 14 гектар мәйданда урнашкан. Полигонда дезагация технологияләре кулланыла. Димәк, монда шулай ук чүп-чар газын яндыру ярдәмендә эклектик энергия дә җитештереләчәк. Һәм монда чүплек фильтрларын читкә алып китүнең уникаль технологиясе кулланыла. Минемчә, проект зур! Федераль ярдәм белән Казан халкы чиста һава сулый алачак, чөнки чүп газы аларның тормышларын агуламаячак».


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.