Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко эш сәфәренә килде

21.09.2023

Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко эш сәфәренә килде.

Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Россия вице-премьерын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, эш сәфәре кысаларында Виктория Абрамченко Казандагы биологик чистарту корылмалары мәйданчыгында, Казанның чүп яндыру заводын төзү мәйданчыгында булачак, рекультивацияләнгән Самосырово полигонында башкарылган эшләр белән танышачак.

Шулай ук Кабан күле ярлары буен карау планлаштырыла, анда Виктория Абрамченкога җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча республика программасын тәкъдим итәчәкләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.