Рөстәм Миңнеханов һәм Абдулла Арипов Татарстан белән Үзбәкстан хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар

18.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Татарстан белән Үзбәкстан хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.

Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Президентлар Владимир Путин белән Шәүкәт Мирзиёевның хезмәттәшлек итүдә яхшы мөнәсәбәтләренең ролен ассызыклады. "Россия-Үзбәкстан дуслык мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез", - дип билгеләп үтте ул.

Үзбәкстанда бүген берничә уртак проект гамәлгә ашырылды. Аерым алганда, «Чирчик» һәм «Җизак» технопарклары, КФУның Җизактагы филиалы.

Узган ел йомгаклары буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше үсеш күрсәтте һәм 290 млн доллардан артып китте. Быелның беренче яртысы шулай ук 30%ка үсеш күрсәтә.

Үз чиратында, Абдулла Арипов Рөстәм Миңнехановка Татарстанда оештырылган программа өчен рәхмәт белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.