Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Казанда Мәктәп 21дә булдылар.
Үзбәкстан делегациясенә кампусның эш принциплары турында сөйләделәр. Бүген Россиядә әлеге төр мәктәпләрдә 4 меңнән артык укучы белем ала, шуларның 900дән артыгы Казанда.
Укучыларның яше төрле: иң яшь студентка 17 яшь, иң өлкән студентка 63 яшь. Студентлар географиясе бөтен Россияне һәм 5 илне колачлый, шул исәптән Үзбәкстан Республикасыннан укучылар да бар.
Элегрәк кампуслар челтәрен киңәйтү һәм Ташкентта филиал ачу турында килешү имзаланган иде.