Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булдылар.
Исегезгә төшерәбез, Үзбәкстан Хөкүмәте башлыгы Татарстанга эш сәфәренә килде. Элегрәк ул «Алабуга» махсус икътисадый зонасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы белән танышты.
Абдулла Ариповка яңа технопаркның мөмкинлекләрен күрсәттеләр, аерым алганда, балалар ИТ-паркының эше турында сөйләделәр.
Коворкингны йөреп чыкканда Үзбәкстан Премьер-министрына Татарстанда эшләнгән хәл ителешләрне тәкъдим иттеләр.