Татарстан Республикасына Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов эш сәфәренә килде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә алар «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булдылар, анда Үзбәкстан Хөкүмәте башлыгына махсус территориянең өстенлекләрен тәкъдим иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты. Россия Федерациясенә визиты кысаларында Үзбәкстан делегациясе Татарстанга килде. «Алабуга» МИЗда булудан тыш, республиканың сәнәгать һәм икътисадый потенциалы тәкъдир ителәчәк, киңәйтелгән составта рәсми очрашу булачак.