Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумының оештыру комитеты утырышында катнашты. Чараны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Эштә Россия Президенты киңәшчесе Антон Кобяков, Россия Президентының Якын Көнчыгыш һәм Африка илләре буенча вәкиле, Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов һәм оештыру комитетының башка әгъзалары катнашты.
Очрашуда катнашучылар быелның май аенда узган 14 нче KazanForum эшенә йомгак ясадылар һәм киләсе форумга әзерлек турында фикер алыштылар.
"Быел KazanForum зур кызыксыну уятты: анда дөньяның 80 иленнән 16 меңнән артык кеше катнашты. Тәкъдим ителгән дәүләтләрнең географиясе иң киң булды – бу БДБ, Якын Көнчыгыш, Африка, Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре. Форум мәйданчыкларында рекордлы санда 200ләп чара узды. Аларның нәтиҗәсе 130дан артык килешү төзеп булды. Форум нәтиҗәләре буенча без Россия позициясен тирәнтен аңлауга һәм Ислам илләреннән килгән коллегаларыбыз тарафыннан конструктив хезмәттәшлеккә ачык булуга кабат инандык. Киләсе KazanForumны 2024 елның 16-17 маенда уздырачакбыз», - дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин.
РФ Президенты киңәшчесе Антон Кобяков форум уздырыла торган «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәген Россия предприятиеләренең техник һәм җитештерү казанышлары күргәзмәсен оештыру өчен кулланырга тәкъдим итте. "Игътибар итәсем килә, без Казанның һәм „Казан Экспо“ мәйданчыгының зур потенциалын күрсәтә алабыз. Мин бу мәйданчыкта, аның уңайлы форматын исәпкә алып, форум вакытында Россиянең техник һәм җитештерү мөмкинлекләре күргәзмәсен үткәрергә тәкъдим итәм. Бу чара ел саен Екатеринбургта уза торган „Иннопром“ кысаларында эшнең табигый дәвамы булачак. Мондый күргәзмә, аны „Казан Экспо“ дип атыйк, көчле бренд һәм Ислам дөньясы илләре белән генә түгел, ә гомумән Азия төбәге белән мөнәсәбәтләребезне үстерүдә яхшы корал булырга мөмкин», - диде ул.
KazanForum оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Казандагы форум Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләренең икътисадый хезмәттәшлеге өчен төп мәйданчык булып тора. «2024 елда чара 15 нче тапкыр узачак. Форум кысаларында Ислам дөньясы илләре белән хөкүмәтара комиссияләр утырышын оештырырга, шулай ук илебезнең дүрт төбәгендә: Татарстан, Дагыстан, Чечня һәм Башкортостанда ислам банкингын гамәлгә кертүгә нәтиҗәләр ясарга тәкъдим итәбез. Бүген бу - мөселман дөньясы илләре белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтү өчен әһәмиятле корал. Шулай ук даими катнашучыларыбызга рәхмәт белдерү һәм Форумның 15 еллыгы уңаеннан махсус бүләк - пленар утырышта тапшырылачак медаль яки диплом булдыру мөһим дип саныйбыз», – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук 2024 елга планнарда – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең махсус утырышын оештыру, дип өстәде.
2024 елда форумның эшлекле программасын тулыландыру турында фикер алышканда, утырышта катнашучылар традицион чараларны саклап калу һәм хәзерге форумда кирәк булган темалар даирәсен киңәйтү кирәклеген билгеләп үттеләр. „Без еллык чараларыбызны саклап калырга тәкъдим итәбез, мәсәлән, "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме утырышы, халыкара сәүдә-сәнәгать палаталары форумы, хәләл ярминкә, мода фестивале. Төньяк-Көньяк транспорт коридорына, нефть-газ-химия тармагына, медицина хәләл туризмына багышланган сессияләр, ике яклы ил сессияләре, мәсәлән, Россия һәм Әзәрбәйҗан, Россия һәм Малайзия арасында бик кирәкле булды. Моннан тыш, инфраструктура, аерым алганда төзелеш һәм күчемсез мөлкәт, кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча темаларны көчәйтергә тәкъдим ителә», - дип аңлатты Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Үз чиратында Марат Хөснуллин туризм, рухи үсеш һәм руханилар эше темалары буенча треклар, ә кадрлар сәясәте кысаларында югары уку йортларында укыту һәм яңадан һөнәри әзерләү мәсьәләләрен эшләргә кушты. "Форумга кадәр вакыт күп калмый. Без барыбызга да киләсе форумның максималь гамәли характерда булуын, һәр катнашучының һәм барыбыз да гамәли нәтиҗәне күрергә тиешбез. Быелгы эш өчен барысына да рәхмәт белдерәсем килә һәм яңа 15 нче KazanForumны әзерләүдә уңышлар телим»,- дип йомгаклады вице - премьер.
«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы Казанда 2009 елдан бирле ел саен үткәрелә. Президент Владимир Путин Указы нигезендә 2023 елдан форум федераль статус алды. Форумның төп бурычы - Россия һәм ислам дәүләтләренең икътисадый, сәүдә, социаль-мәдәни мөнәсәбәтләрен үстерү.