Бүген Казанда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләренә урман әзерләү техникасын тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Сезнең хезмәтегез махсус белем, осталык һәм техник җайланмалар таләп итә. Бүген без сезгә яңа универсаль техника тапшырабыз, ул сезнең эшегездә бик файдалы булачак», - дип мөрәҗәгать итте ул тантанада катнашучыларга.
Республика Рәисе урманчылар тарафыннан күп еллар дәвамында булдырылган традицияләрне, шулай ук урман тармагы өчен кадрлар әзерләү системасын саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. "Мин үзем урманчы гаиләсеннән һәм бу эшнең катлаулылыгын һәм мөһимлеген беләм. Мин үземә дә урман хуҗалыгында эшләргә туры килде. Урман - безнең байлыгыбыз һәм аны саклау мөһим. Без урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән горурланабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы эш нәтиҗәлелеге буенча ил масштабында алдынгы позициядә тора. "Болар барысы да сезнең, ягъни безнең урманчылар тырышлыгы белән", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Урман тармагы белгечләренә урман әзерләү җайланмалары булганн 32 «Беларус» тракторы тапшырылды.