Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы агросәнәгать комплексына цифрлы технологияләр кертү турында хәбәр итте

16.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне кертү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Узган ел, цифрлаштыру елы кысаларында, республика агросәнәгать комплексы 300 млн сум акча алган. Акчалар мәгълүмат системасын эшләүгә, серверларны арендалауга, мәгълүмат системасына техник ярдәм күрсәтүгә һәм аттестацияләүгә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппаратын техник яктан яңадан җиһазландыруның 1 нче этабын гамәлгә ашыруга, агропредприятиеләргә автоматлаштыру буенча ярдәм программасына юнәлтелгән. Шулай ук басуларны автоматлаштыру һәм цифрлаштыру программасы буенча бюджеттан тыш 135 млн сум акча җәлеп ителгән.

Әлеге ярдәм ярдәмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексының бердәм дәүләт мәгълүмат системасы эшләнгән, ул 2022 елда дәүләт статусын алган. Бүгенге көндә 9 модуль эшләнгән, шуларның 6сы инде кертелгән. Системада 1235 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе теркәлгән, алар республиканың тулаем продукциясенең 70%тан артыгын җитештерә.

Мәсәлән, «Мәгълүматлар җыю» модуле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән һәм турыдан-туры аларның исәпләү системаларыннан төгәлрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Сөт хисабы мисалында тапшырылган мәгълүмат хатасы проценты 2019 ел белән чагыштырганда 3 тапкырга кимегән.

«Геомәгълүмат системасы» модуле игенчелек юнәлеше буенча база булып тора, анда хуҗалыклар кырларның чикләрен һәм культураларын ел саен актуальләштерү буенча эш алып баралар. Хәзерге вакытта системада 2,8 млн га басу турында мәгълүмат җыелган, бу статистика мәгълүматларының 92 процентын тәшкил итә, ә калган 8 проценты системада эшләмәүче кече хуҗалык формаларына карый. Әлеге система кырларның чикләрен һәм культураларын җыю, формалаштыру, саклау; еллар буенча культуралар тарихы; агымдагы елга культуралар киселешендә чәчү буенча мәгълүматны структуралаштырырга мөмкинлек бирә. Әлеге модуль игенчелек субсидияләрен планлаштырганда мәгълүматны кулланырга ярдәм итә.

«Кулланылмый торган җирләр» модуле спутниктан алынган сурәтләр ярдәмендә кырларны мониторинглый. 4 ел эчендә 125 мең гектардан артык сөрү җирләре әйләнешкә кертелгән, бу агропредприятиеләр керемен 3,5 млрд сумга арттырырга мөмкинлек биргән.

Министр билгеләп үткәнчә, терлекчелек предприятиеләре иң автоматлаштырылган булып санала, шулай да алар импорт программа тәэминатына күбрәк бәйле әле. Игенчелек өлкәсендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләр, нигездә, ил программа тәэминатын кулланалар. Ә сораштырылган 910 агропредприятиенең 74%ы техниканы исәпкә алу һәм мониторинглау системаларын кулланмый.

Шулай ук автоматлаштыру буенча агропредприятиеләргә ярдәм итү буенча сынау программасы гамәлгә ашырыла. 2022 елда әлеге программа буенча 138 предприятиедән 276 белгеч белем ала, ә 30 предприятие автоматлаштырыла. Проект бәясенең 50%ка кадәенр алар үзләре түлиләр, бу 40 млн сум тәшкил итә, ә калган сумманы Министрлык компенсацияли. Быел программа буенча 106 предприятие белгечләре укыту үткән.

Агропредприятиеләрне комплекслы автоматлаштыру үз эченә көтүләргә һәм тукландыру процессына идарә итү буенча цифрлы программаларны, сыерларның сәламәтлеген контрольдә тоту системаларын ала. Хәзерге вакытта әлеге программалар 182 хуҗалыкта билгеләнгән, аларда сыерлар саны авыл хуҗалыгы берәмлекләре савым көтүләренең 80% тәшкил итә. Узган ел бу хуҗалыкларда сөт җитештерү 84 мең тоннага арткан. Шул рәвешле сөт сатудан өстәмә керем 2,1 млрд сум тәшкил итә.

Машина-трактор паркларында цифрлы технологияләрне кертү буенча эш дәвам итә. Үзйөрешле техниканың 1/3 өлеше GPS/ГЛОНАСС трекерлары белән җиһазландырылган, алар агрегатларның нәтиҗәлелеген арттырырга, технологик процессларны, чыгымнарны да оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.

Татарстан башкаласында 20-22 сентябрьдә узачак Kazan Digital Week-2023 форумы кысаларында авыл хуҗалыгы тармагын цифрлаштыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итү планлаштырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.