Республикада төзелеш программаларын гамәлгә ашыру тулы көченә бара, әзер объектларны подрядчылар атна саен тапшыра. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
16 сентябрьгә республикада 2 млн 884 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу - еллык планның 93%ы. Коммерциячел торак төзүчеләр гомуми мәйданы 1 млн 149 мең кв. метр булган 142 күп фатирлы йортны тапшырган - бу планлаштырылган еллык күрсәткечләрнең 80,5 проценты. Быел социаль ипотека программасы 81%ка үтәлгән - 130,4 мең кв. метрлык 35 йорт әзер. Шәхси торак төзелеше өлешендә еллык план 6%ка арттырып үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 604 мең кв. м тәшкил итә.
Торак төзелешенә ярдәм итүгә ике федераль программа юнәлдерелгән. Бу "Торак" федераль проекты, анда 26 объект кертелгән. Алар буенча гомуми башкару 53% тәшкил итә. Агымдагы атнада Казанның Совет районында юл төзү эшләре төгәлләнгәе. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында компакт торак төзелеше өчен 7 мәйданчык оештырыла. Аларның берсе Саба районында эшли, аның буенча башкару 88% тәшкил итә.
Мәгариф өлкәсендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында Казанның 59 нчы кварталында балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Аның буенча башкарылыш 68% тәшкил итә.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә ике программа гамәлгә ашырыла. 53 фельдшер-акушерлык пункты төзү буенча эш күләме 97%ка үтәлгән. Аларның 7се эштә кала. Шул ук сандагы объектлар соңгы 2 атнада төзелеп беткән. 4 поликлиника төзү буенча эшләре 84%ка башкарылган. Хәзер подрядчыларда Казанда 2 объект эшли.
Ике программа шулай ук «Мәдәният» тармагында гамәлгә ашырыла. Аларда 12 объект кертелгән, аларның әзерлеге 88% дип бәяләнә. 8 учреждениене төзү һәм реконструкцияләү дәвам итә.
Ике федераль программа әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән. «Экология» илкүләм проекты буенча Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (66% башкару), Казанда балчык кырларын рекультивацияләү (54%), Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрне демонтажлау (70%) һәм Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү (77%) алып барыла.
«Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычын Кама Тамагы бистәсе янында ярларны ныгыту дәвам итә. Хәзерге вакытта башкару 90% тәшкил итә.
Җәмәгать киңлекләре өч программа кысаларында төзекләндерелә. 68 объектның 53е подрядчыларда эшли. Алар буенча башкару 80% дип бәяләнә. Бу атнада 9 объектта эшләр тәмамланган: Казанда – 4, Зеленодольск районында – 2, Бөгелмә, Сарман һәм Кама Тамагы районнарында - берәр.
Республика программалары буенча торак пунктларның башкарма комитетларының 8 бинасын һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 10 пункты төзеү төгәлләнгән. 3 ябык футбол манежы буенча әзерлек тулаем алганда 91% тәшкил итә. Бу атнада Питрәч авылында объект төзелеше тәмамланган. 6 балаларны савыктыру лагере буенча әзерлек 74%.
Эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча эш күләме 97% тәшкил итә. 115 объектның 20се эшли. Узган 2 атна эчендә 6 муниципалитетта 7 объектта эшләр тәмамланган. Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү буенча 33 объектның берсе - Спас районында эшли, аның буенча башкару 31% тәшкил итә. Бу атнада Балтач районында эшләр төгәлләнгән.
Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча эшләрнең 95%ы башкарылган. 11 объектның 3се эшли. Агымдагы атнада Апас, Мамадыш һәм Зеленодольск районнарында 5 объектта эшләр тәмамланган. Шулай ук агымдагы атнада урамнарны яктыртуны торгызу программасы тулысынча тәмамланган.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында челтәрләр төзү буенча эшләр дәвам итә. 9 объект буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 41% тәшкил итә. Бу атнада Саба районында бер объектта эшләр тәмамланган.
«Чиста су» федераль проекты буенча Алексеевское шәһәр тибындагы бистәсендә су әзерләү станциясен төзү буенча эшләр алып барыла (эшләр күләме 87%), Тукай районы Суровка һәм Новотроицкое авылларында су белән тәэмин итү челтәрләре (90%) һәм ике еллык программа объекты Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы (98%).
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа федераль программасы буенча бүгенге көндә 30 объект буенча эшләр 71% тәшкил итә. Агымдагы атнада Чаллы шәһәрендә объект төзелеп беткән.
2023-2024 елгы җылы бирү чорына әзерлек кысаларында 3 мең 213 котельняның 3 мең 208е әзерләнгән, бу 99% тәшкил итә. Торак фондында 17 мең 829дан 17 мең 708 күп фатирлы йортка әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән - 99% . Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау , яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсе объектлары буенча әзерлек 100%.
Төзелә торган объектларда - контроль-күзәтчелек органнары ягыннан да, үзлегеннән җайга салынучы оешмалар ягыннан да тикшерүләр өзлексез бара. Мәсәлән, гыйнвардан башлап үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 1 мең 788 тикшерү үткәргән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе - 874 тикшерү. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларга 347 тапкыр чыккан.