Шәһәр һәм район җитәкчеләре авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә моңа игътибар итте.
9 сентябрьдән республикада традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Сәүдә Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольскта - 2 шәр мәйданчыкта, Түбән Камада - 3 мәйданчыкта, шулай ук 26 район үзәгендә оештырылган. Беренче көнне 78 млн сумлык продукция сатылган. Оештыруда 16 район катнаша, 840 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән. Ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
"Оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, тәкъдим ителгән товарларның ассортиментына һәм сыйфатына игътибар итүегезне сорыйм. Бәя параметрлары да акылга сыярлык булырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, ярминкәләр үткәрү район администрацияләреннән, авыл товар җитештерүчеләреннән, сәүдә оешмаларыннан җитди оештыру тырышлыгы һәм, әлбәттә, матди чыгымнар таләп итә. Ярминкәләрне кабул итүче шәһәр башлыкларына сәүдә оештыру өчен барлык кирәкле шартларны булдырырга кирәк. "Иң мөһиме - килергә һәм рәхмәт әйтергә онытмагыз. Мин бу тәҗрибәне беләм, үзем дә күп кенә ярминкәләр үткәрдем. Таң атканда 100 машина, 200-300 кеше чыга. Бу - бик зур һәм катлаулы эш. Шуңа күрә мин авыл җирлекләренә бик рәхмәтле. Район һәм шәһәрләрнең беренче кешеләре барлык ярминкәләргә йөрергә, халык белән аралашырга тиеш. Бу яхшы мөмкинлек", - диде республика Рәисе.