Рөстәм Миңнеханов спортчылар һәм тренерлар белән очрашуда: Сезнең ярдәм белән Татарстанның спорт тармагы үсешенә яңа импульс бирелә

15.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың әйдәп баручы спортчылары һәм тренерлары белән очрашты.Очрашу «Ак Барс Арена» стадионында узды.

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының яңа спорт музеенда булды. Биредә Татарстан белән бәйле барлык иң якты спорт мизгелләрен күрергә мөмкин. Экспозициягә атрибутика һәм экспонатларның киң коллекциясе, интерактив стендлар, тулыландырылган чынбарлык элементлары һәм проекция залы керә.

Очрашуны ачып, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов Татарстанның спортны үстерү буенча илдә алдынгыларның  берсе булуын билгеләп үтте. Республикада 160 спорт мәктәбе бар, 136 спорт төре үсеш ала. Бу сезонда Татарстан спортчылары 944 медаль яулаган. Елда -ел Татарстан Республикасыннан Россия җыелма командалары әгъзалары саны арта бара - 907 спортчы.

Бүген Татарстан - илдә спорт объектлары белән тәэмин ителеш буенча алдынгыларның берсе. Республикада спорт корылмаларының гомуми саны 11,6 меңнән артык.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов спортчыларны һәм тренерларны халыкара һәм Россия ярышларында уңышлы чыгышлары белән котлады: «Геосәяси вәзгыятькә карамастан, сез ныклап күнегүләр ясавыгызны һәм югары спорт осталыгын, максатчанлыгыгызны һәм җиңүгә ныклы ышанычыгызны күрсәтүегезне дәвам итәсез. Сезнең ярдәм белән Татарстанның спорт тармагы үсешенә яңа импульс бирелә. Сезнең югары спорт нәтиҗәләрегез – республика спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче 94 мең малай һәм кыз өчен тырышып хезмәт итүгә көчле стимул».

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада күнегүләр процессын алып бару өчен максималь уңайлы шартлар булдырыр өчен зур эш алып барыла: заманча спорт объектлары төзелә, спорт мәктәпләренең матди-техник базасы ныгытыла, казанышлар өчен стимуллаштыручы түләүләр һәм өстәмәләр бар. "Безнең бурыч – киләчәктә дә спортчыларга, тренерларга һәм тармакның барлык хезмәткәрләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Бүген татарстанлыларның 60%ы системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. ТР Рәисе сүзләренчә, бу шулай ук спорт эшлеклеләренең дә казанышы. "Сез үз үрнәгегез белән сәламәт яшәү рәвешен алып баруны һәм югары нәтиҗәләргә ирешү омтылышын пропагандалыйсыз", - дип белдерде ул.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, 2023 ел Россия Президенты Указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. "Бу тренерларның һәм укытучыларның, үсеп килүче буын остазлары буларак, югары статусын һәм эшегезнең мөһимлеген күрсәтә. Барлык тренерларга хезмәтләре һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең тырышлыгыгыз ярдәмендә гади егетләр чемпион була", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Без Татарстанны данлаучы спортчылар һәм тренерлар белән горурланабыз. Алда сезне күп кенә җиңүләр көтә, дип ышанам. Сез киләчәктә дә безгә онытылмаслык хисләр бүләк итәчәксез, республика һәм илнең спорт казанышларының якты тарихын язачаксыз», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары республика Рәисе берничә дәүләт бүләге тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.