Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр территориясен киләчктә үстерү буенча күчмә киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә Зур Зәңгәр күл янында узды. Ике ел элек биредә территорияне төзекләндерү эшләре башланган иде. Беренче этап кысаларында ярларны ныгыту чаралары башкарылган, җәяүлеләр юллары оештырылган, кафе белән мәгълүмат павильоны төзелгән, җәяүлеләр күпере яңартылган, эскәмияләр урнаштырылган. Шулай ук яңа агачлар утыртылган һәм яктырту урнаштырылган.
«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының «Табигый территорияләрне үстерү дирекциясе» департаменты җитәкчесе Оксана Саргина Зәңгәр күлләр территориясен төзекләндерү буенча киләчәк планнар турында сөйләде. Аерым алганда, туризм сервислары белән эко-капка булдыру һәм кластер территориясенә автотранспорт йөрүен чикләү планлаштырыла. Машиналар өчен аерым парковка зоналары оештырылачак. Җәяүлеләр юлларыннан тыш, мәгълүмат үзәкләре һәм прокат белән модульле павильоннар , лекторийлар, визит-үзәкләр, җәмәгать туклануы нокталары төзеләчәк. Йөреш зонасы буйлап мәгълүмат һәм навигация стендлары, күзәтү мәйданчыклары урнаштырырга тәкъдим ителә.
Мөһим мәсьәлә - күлләрне экологик яктан торгызу. Югары антропоген йөкләнеш елына 120 мең туристның Зәңгәр күлләрнең кечкенә бер мәйданчыгында тупланган. Бу экосистеманың начарлануына, табигый территориянең пычрануына китергән. Күлләрдә уникаль флора һәм фаунаны торгызу өчен биотехник чаралар үткәрү планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, сулыкларны экологик яктан савыктыру - өстенлекле бурыч. "Зәңгәр күлләр - уникаль табигый байлык, безнең байлыгыбыз. Ләкин хәзер эшләмәсәк, без бу күлләрне югалтырга да мөмкин. Барлык кирәкле торгызу чараларын оештыру зарур», - дип белдерде ТР Рәисе.
Очрашуда шулай ук күл территорияләрен контрольдә тоту һәм идарә итү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
"Зәңгәр күлләр" комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы 1994 елда төзелгән. Заказник территориясе 2 мең га, Казансу елгасының уң ярында урнашкан. Болар урман массивыннан (наратлылар кишәрлекләре белән киң яфраклы һәм вак яфраклы агачлар) һәм куәтле чишмәләр барлыкка китергән карст күлләре системасыннан тора.
Зур Зәңгәр күлнең максималь тирәнлеге 15,7 м, Кечкенә Зәңгәр күлләрнең - 34 м. Су температурасы ел дәвамында даими диярлек; җылы вакытта 6-8 С. Су сульфат-кальций тибында, югары минеральләшкән һәм үтә күренмәле.