Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның атаклы бильярдчысы, Атказанган спорт мастеры Диана Миронова белән очрашты. Очрашу «Ак Барс Арена» стадионында узды.
Диана Миронова - беренче һәм бердәнбер абсолют дөнья чемпионы, 2023 елда ир-атлар арасында чемпионнар Кубогын яулаучы. Рус бильярды тарихында хатын-кызлар арасында да, ир-атлар арасында да иң титуллы бильярдчы.
"Сезне котлыйбыз. Уңышларыгыз белән горурланабыз", - дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов.
Әңгәмәдә бильярд спорты бүген дөнья чемпионатлары кысаларында Россия спортчылары катнаша торган бик аз спорт төренең берсе дип билгеләп үттеләр.
"Туган республикабызда Рәис Кубогын оештырырга телибез. Татарстан мондый дөнья беренчелеген лаеклы уздыра алыр дип ышанам», - дип мөрәҗәгать итте спортчы.
Рөстәм Миңнеханов юнәлеш министрлыгына чемпионатны оештыру буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.