Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия " партиясенең Югары советы Бюросы һәм Генераль советы Президиумының уртак утырышында катнашты

14.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы Бюросы һәм Генераль советы Президиумының уртак утырышында катнашты. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Утырыш барышында катнашучылар бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак билгеләп үткәнчә, 2023 елгы бердәм тавыш бирү көнендә 4,2 мең сайлау кампаниясе узган, аларда 32 меңгә якын депутат мандаты һәм сайлап куелган вазыйфалар алмаштырылган. "Бердәм Россия" сайлауларның барлык дәрәҗәләрдә 78% ала.

«Бердәм Россия» Югары Советы Рәисе Борис Грызлов төбәк халык программаларын үтәү өчен бар көчен куярга чакырды. Шулай ук фронтта булганнарга ярдәм итү һәм гуманитар миссияне дәвам итү өстенлекле булып кала.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.