Рөстәм Миңнеханов Россия Халыклар дуслыгы университеты президенты белән очрашты

14.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов П.Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университеты президенты Владимир Филиппов белән очрашты.Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Филиппов үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, РУДН президенты хәбәр иткәнчә, бүген университет КФУ белән хезмәттәшлек турында килешү имзалаган. Документ уртак белем бирү программаларын һәм методикаларын эшләүне, шулай ук ике югары уку йорты өчен дә иң актуаль, перспективалы тикшеренү юнәлешләре буенча фәнни-белем бирү проектларын гамәлгә ашыруны күздә тота.

Казанга визиты кысаларында Владимир Филиппов Россиянең XI бөтенроссия чит ил студентлары съездында катнаша. Чара 13-16 сентябрьдә КФУ базасында уза һәм 200 чит ил студентын берләштерә. Эш программасы 2 көнгә исәпләнгән. Бу вакыт эчендә катнашучылар КФУның студентлар үзидарәсе һәм студентлар иҗтимагый оешмалары, Татарстан халыклары ассамблеясының милли-мәдәни автономияләре, Татарстан Республикасы Студентлар лигасы эшчәнлеге белән танышачаклар. Шулай ук алар өчен Россиядә чит ил студентлары өчен булган мөмкинлекләргә багышланган түгәрәк өстәлләр, проект сессияләре һәм мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.

Белешмә өчен:

Халыклар дуслыгы университетына 1960 елда нигез салына. Хәзерге вакытта биредә Россиядән һәм Азия, Африка, Латыйн Америкасы, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка, БДБ илләреннән 34 меңнән артык студент белем ала. Университет социаль-гуманитар, табигый-фәнни өлкәләрдә һәм төгәл фәннәрдә белем бирә. РУДН структурасы 6 факультет, 14 институт, Инженерлык академиясе, Сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык югары мәктәбе һәм Сочи филиалыннан тора.

РУДН - халыкара рейтингларда чит ил студентлары өлеше буенча Россия югары уку йортлары арасында лидер. Университетта 120ләп якташлар оешмасы эшли. Университет халыкара хезмәттәшлекне актив үстерә. 53 үсеш алган илдән университетлар белән килешүләр төзелгән, 176 уртак халыкара белем бирү программасы һәм икеләтә диплом программасы гамәлгә ашырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.