Минтимер Шәймиев «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» күргәзмәсендә булды

14.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында катнашты.

Утырыш тәнәфесе вакытында Минтимер Шәймиев утырышлар залы фойесында урнашкан «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» этнографик проектына багышланган күргәзмәдә булды.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Дәүләт Киңәшчесенә Татарстанның уникаль чигелгән картасын тәкъдим итте. Бер полотнода республиканың барлык 43 районы һәм ике шәһәр округы күрсәтелгән.

Татарстанның чигелгән картасын булдыру идеясе узган елның декабрендә Мәскәүдә Россия Федерациясенең барлык субъектларын берләштерүче «Россиянең чигелгән картасы» тәкъдим ителгәннән соң барлыкка килде.

Ирада Әюпова чигелгән картаны ясауда халык һәм үзешчән осталар, чигү сәнгатен белгән профессиональ рәссам-гамәлиләр катнашканлыгы турында сөйләде. Һәр район нәкъ менә конкрет җирлеккә хас булган үз традицион чигү стилен күрсәтә, ул .

Күргәзмәдә катнашучы осталар Минтимер Шәймиевка карта ясау процессы, чигү технологиясе һәм сурәтләрнең символикасы турында сөйләделәр.

Минтимер Шәймиев проектта катнашучыларга рәхмәт белдерде.

"Булдырганнар! Карталарның билгеләнеше ягыннан бик таләпчән башкарганнар. Бу - безнең күп милләтле матди булмаган мәдәни мирасыбызны торгызу юлында яхшы адым", - диде ул.


Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте