Россиянең икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев Казанда “Идея” технопаркында булды

07.09.2013

Бүген Казанда Россия икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев “Идея” технопаркы, Яшьләр инновацион иҗат үзәге (ЦМИТ) һәм Татарстан Республикасының Нанотехнологияләр үзәге эшчәнлеге белән танышты.

Искә төшерәбез, Алексей Улюкаев Татарстанга бер көнлек эшлекле очрашуга килде.

Технопаркның оештырылу тарихы, резидентлар белән эшләү үзенчәлекләре, шулай ук төп иктисадый күрсәткечләре турында “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко сөйләде. ”Идея” ЦМИТ укучыларының эше Алексей Улюкаевта аерым кызыксыну тудырды.

Министрга “Идея” ЦМИТ укучылары үз эшчәнлекләренең беренче нәтиҗәсе – яңа буын 3D-принтерын күрсәттеләр. Яңа модель 3D-принтеры конкурентлардан югары сыйфаты, металл корпусы, шулай ук кулланышта уңайлылыгы белән аерылып тора.

Аннан соң республиканың Саба районыннан ЦМИТ укучыларының эшләнмәләре күрсәтелде, алар акылны үстерә торган кубиклар эшләгәннәр, шулар ярдәмендә балалар уен формасында телләрне һәм мәктәп фәннәрен өйрәнә алалар.

Технопаркның инфраструктура объектларының берсе – Татарстан Республикасы Нанотехнологияләр үзәге генераль директоры Дмитрий Пашин лабораторияләр эше үзенчәлекләре турында сөйләде һәм берничә проектны тәкъдим итте.


“Идея” технопаркы матбугат хезмәте