Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының 47 нче утырышында катнашты

14.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Көн тәртибенә 31 сорау кертелгән иде. Аерым алганда, беренче укылышка республиканың Бюджет, Сайлау Һәм Гаилә кодексларына, ТР муниципаль хезмәте турында кодекска, Татарстан Республикасының аерым закон актларына, шулай ук транспорт салымы, җирле референдум, җирле үзидарә, инновацион эшчәнлек, сәнәгать сәясәте, күп фатирлы йортларда уртак милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, мәгариф  турында республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектлары әзерләнгән иде  һәм башкалар.

Әйтик, парламентарийлар 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына гомуми кулланышта булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем алуга, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проектын кабул иттеләр. Бу мәсьәлә буенча ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, мәктәпкәчә түләүсезбелем бирү нормативлары - 2014 елдан, ә түләүсез гомуми һәм өстәмә белем алу нормативлары 2008 елдан кабул ителә.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында бер урынны тотуның уртача бәясе елына 124,8 мең сум тәшкил итә. Гомуми һәм өстәмә белем бирүне финанс белән тәэмин итү нормативлары уку дәрәҗәсенә, юнәлешенә һәм территориаль урнашуына, уку йортының төренә һәм гамәлгә ашырыла торган белем бирү программаларына бәйле рәвештә дифференциацияләнә. Алар арасында дәреслекләр һәм уку әсбаплары, техник укыту чаралары чыгымнары да бар. Матди-техник җиһазландыруга чыгымнар нормативы бер елга планлаштырылган: башлангыч белем бирү дәрәҗәсе өчен - 513 сум, төп белем бирү дәрәҗәсе өчен - 820 сум, уртача белем бирү дәрәҗәсе өчен - 962 сум. 2024 елга нормативлар буенча индекс-дефлятор 7% тәшкил итә.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов тәкъдим ителгән закон проектлары буенча Комитетның уңай карары белән таныштырды һәм аларны беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Дәүләт Советы закон проектларын тулаем кабул итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. ТР Дәүләт Советы Матбугат хезмәте материаллары буенча.