Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Приморье краенда эш сәфәрендә. Республика делегациясе Көнчыгыш икътисадый форумында катнаша.
Ерак Көнчыгыш федераль университеты павильонында республика стенды оештырылган. Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдир итүдән тыш, анда берничә конкрет компания тәкъдим ителгән.
Быелгы форумның темасы - "Хезмәттәшлек, тынычлык һәм чәчәк ату юлында". Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында пленар утырыш узачак