“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсына гаризалар кабул итү 15 нче октябрьдә төгәлләнә
07.10.2008
“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” республика ачык конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү 15 нче октябрьдә төгәлләнә. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов хәбәр итте.
Ул шуны да искәртте: гаризалар Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында ачылган барлык 19 вәкиллегендә, Казандагы кайбер югары уку йортларында, “Идея” технопаркы һ.б. кабул ителә. Моннан тыш, 2008 елда Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Ульян (технологияләр күчерүнең өлкә үзәге) һәм Ижауда (Удмурт Республикасының инновация-технология үзәге) вәкиллекләр ачты.
Быел гаризалар бирүдәге төп үзенчәлек дип, Айнур Айделдинов конкурс документларын Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының рәсми сайтында теркәүне саный.
Бүгенге көндә “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсына 350 дән артык гариза бирелгән. Айделдинов әфәнде сүзләренә караганда, гаризаларның күпчелеге, гадәттәгечә, соңгы көннәрдә бирелә.
Чагыштыру өчен, ул түбәндәгеләрне хәбәр итте: 2005 елда конкурска 490 гариза бирелгән, 2006 елда – 621, 2007 елда – 694 проект.
Быел Молдовия, Казахстан Республикалары, шулай ук Ставропольск крае, Удмуртия, Чувашия һәм Пенза өлкәсеннән проектлар килде инде.
Айнур Айделдинов сүзләренә караганда, конкурста катнашучыларның яшәрү тенденциясе күзәтелә башлаган – гаризаларның күбесе укучы, студент һәм аспирантлар тарафыннан бирелгән.
Моннан тыш, Айнур Айделдинов журналистларга 2 нче октябрьдә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Химаячеләр советы утырышында Татарстан икътисадының реаль секторында эшчәнлек алып бара торган кече эшмәкәрлек субъектларын микрокредитлаштыру программасының яңа нигезләмәләрен хуплау турындагы карар кабул ителүен әйтте.
Бу программа буенча фонд акчалары лимиты 250 млн. сум тәшкил итә. Бурычка алучыларга кредит бирү суммасы – 300 меңнән алып 3 млн. сумга кадәр.
Айнур Айделдинов сүзләренә караганда, Россия буенча тулаем алганда микрокредитлаштыру базарының гомуми күләме эксперт бәяләүләре буенча 25-27 млрд. сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте