Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов белән очрашты

07.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Александр Соколовка "РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек" халыкара форумында катнашуы өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук күрше төбәкләрдәге коллегалары өчен мондый мәйданчык Кытай базарының потенциалы белән танышу өчен файдалы булачагына ышаныч белдерде.

Моннан тыш, очрашуда Татарстан белән Киров өлкәсенең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге мәсьәләләре тикшерелде.

"Безне тарихи яктан яхшы партнерлык бәйли. Бездә территориаль үсеш, экология, икътисад, иҗтимагый тормышта һәм уртак мәнфәгатьләр, уртак чикләребез бар. Татарстанның һәм Киров өлкәсенең сәүдә-икътисадый элемтәләре киң. Безнең төбәкара товар әйләнеше - 6 млрд. сум», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аерым алганда, Татарстан йөк автомобильләре; шиннар; нефть продуктлары; синтетик каучуклар; азотлы ашламалар; пыяла; азык-төлек продуктларының киң номенклатурасы; җиңел сәнәгать продукциясе; суыткычлар һәм башка күп кенә товарлар җибәреп тора.

Киров өлкәсеннән агач материаллары; каустик сода; көч кабельләре; бетон әйберләр; азык-төлек; аяк киеме һәм махсус киемнәр кертелә.

Татарстанның күп кенә предприятиеләре Киров өлкәсеннән партнерлар белән җитештерү кооперациясен һәм сәүдә элемтәләрен үстерә.

Моннан тыш, Татарстан төзелеш комплексы белән идарә итү һәм инфраструктура үсеше, эшкуарлыкка ярдәм итү, инвесторларны җәлеп итү өчен инфраструктура булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер.

"Яшьләр сәясәте, социаль проектларны гамәлгә ашыру, туризм өлкәсендә партнерлыкны үстерү мөмкинлекләре бар", - дип саный Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 20-22 сентябрьдә Казанда «Kazan Digital Week» халыкара цифрлы форумы планлаштырыла. Ул Киров өлкәсе делегациясен әлеге чарада катнашырга чакырды.

Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты.

Белешмә өчен:

Татарстан һәм Киров өлкәсе мөнәсәбәтләре Татарстан һәм Киров өлкәсе хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү, шулай ук Киров өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында чикнең урнашуын билгеләү турында килешү нигезендә төзелә. Шулай ук килешүне гамәлгә ашыру буенча 2023-2027 елларга яңа Чаралар планы имзаланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.