Татарстан Рәисе: "Шәһәрләрне берләштерүче форум" тугандаш шәһәрләр дәрәҗәсендә диалог һәм хезмәттәшлекне үстерүгә хезмәт итәчәк

07.09.2023

"Шәһәрләрне берләштерүче форум" тугандаш шәһәрләр дәрәҗәсендә диалог һәм хезмәттәшлекне үстерүгә хезмәт итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Туган шәһәрләр һәм горизонтларны киңәйтү: уңышлы тәҗрибә һәм яңа максатлар» сессиясендә белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.

Бүген Казанда ике көнлек "Шәһәрләрне берләштерүче форум" старт алды. Ул «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» беренче халыкара форумы кысаларында уза. Бер мәйданчыкта бөтен дөньядан 150ләп җирле хакимият вәкиле җыелган. Фикер алышу өчен төп темалар муниципальара хезмәттәшлек, Кытай белән Россиянең үзара хезмәттәшлеге, тарихи мирасны саклау һ. б. булачак.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, очрашу Тугандаш шәһәрләрнең бөтендөнья көнен оештыруга 60 ел тулуга багышланган. "Шәһәрләргә нәтиҗәле идарә итү, ачыклык, иминлек, экологик тотрыклылык һәм башка күп кенә мәсьәләләр муниципальара хезмәттәшлекне үстерү өчен зур кызыксыну уята", - диде ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Казан элек-электән Көнбатыш белән Көнчыгыш, Төньяк һәм Көньяк арасында мөһим элемтә чылбыры булып тора. "Без дөньяның күп кенә мәдәниятләре традицияләрен саклыйбыз, төрле халыклар һәм диннәр вәкилләренең яхшы күршелек һәм үзара аңлашу принципларын ныгытырга һәм үстерергә омтылабыз", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан уңышлы үсә, күп кенә рейтингларда алдынгы урыннарны били, Евразия диалогын үстерү, ислам дөньясы илләре, ЮНЕСКО һәм башкалар белән хезмәттәшлекне ныгыту буенча зур чаралар үткәрү мәйданчыгы булып тора. Казанның дөньяның 23 илендә 62 тугандаш шәһәре һәм партнеры бар, алар арасында Кытайның 6 шәһәре. Шулай ук башка муниципаль берәмлекләр арасында күп кенә килешүләр төзелгән.

"Бүген Россия һәм Кытай башлыкларының шәхси тырышлыгы белән төбәкара һәм муниципальара дәрәҗәдә мөмкин кадәр актив хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бар. Безгә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү, инвестицияләр җәлеп итү, уртак предприятиеләр төзү, шулай ук логистика өлкәсендә эшләргә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.