Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов CHN Energy (Кытай) халыкара үсеш компаниясе Директорлар советы рәисе У Цюан белән очрашты.
CHN Energy - Кытайның иң эре энергетика һәм тау компаниясе. Дөньяда күмер һәм химикатлар, җылылык һәм җил электр энергиясе җитештерүчеләрнең иң эреләренең берсе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге дөньяда энергетика – сәнәгатьнең төп тармаклары үсешенең нигезе. "Сезнең бик җитди корпорациягез бар. Сезгә республикабызның мөмкинлекләре белән танышырга кирәк. Безгә уртак мәнфәгатьләр табарга һәм уртак проектлар буенча актив эшләргә кирәк", - дип ассызыклады республика Рәисе.
У Цюань үз чиратында Татарстанның энергетика һәм сәнәгать потенциалын югары бәяләде һәм хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксыну белдерде.