Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән республиканың барлык финансчыларын һәм финанс тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәм – Финансчы көне белән котлыйм!
Финанс системасы һәрвакыт җәмгыять тормышында мөһим роль уйный. Аның нәтиҗәле эшләвенә икътисадның барлык өлкәләренең тотрыклы үсеше, социаль әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыру, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын арттыру бәйле.
Финанс дисциплинасы, бюджетара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгы, чыгымнарның нәтиҗәлелеге – сез көн саен уңышлы хәл итә торган төп бурычлар. Шуның ярдәмендә Татарстан теләсә нинди проблемаларны хәл итәчәк.
Югары профессионализм, намуслылык һәм гаделлек һәрвакыт безнең республика финансчыларын аерып торачак дип ышанам. Хезмәтегез, эшегезгә намуслы карашыгыз өчен рәхмәт. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар.
Бәйрәм белән сезне!
Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин
Белешмә өчен:
Россиядә 8 сентябрьдә ел саен Финансчы көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 1802 елда Финанс министрлыгы оештырыла, ул илнең бюджет сәясәтен эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен җаваплы.
Озак вакыт бәйрәмнәр Финанс министрлыгы оешкан көнне рәсми булмаган дәрәҗәдә узды. Дәүләт бәйрәме статусын ул 2011 елда Россия Президенты Указы буенча ала.