Рөстәм Миңнеханов: Кытай эшкуарларының Россиядәге берлеге безнең икътисадый кооперациягә ярдәм итә

07.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай эшкуарлары берлеге рәисе Чжоу Лицюнь белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да РОСТКИ форумы кысаларында узды.

Россиядә Кытай эшкуарлары берлеге 2006 елда оештырылган. Оешма Россия базарында эшләүче Кытай бизнесының күп санлы вәкилләрен берләштерә. Берлекнең миссиясе Россия-Кытай икътисадый хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм итүдән, консалтинг һәм юридик хезмәтләр күрсәтүне җайга салудан, Кытай эшкуарларының Россия хакимият органнары һәм эшлекле даирәләр белән диалогын тирәнәйтүдән гыйбарәт.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бай. Товар әйләнеше арта. Кытай бизнесы Татарстанда уңышлы эшли – сәнәгать проектлары тормышка ашырыла һәм җитештерүләр корыла. Моңа Татарстанның Пекиндагы Сәүдә-икътисадый вәкиллеге һәм Кытайның Казандагы Генераль консуллыгының уңышлы эшләве ярдәм итә.

"Кытай безнең республикага һәрвакыт кызыклы булды. Пандемия чорында килеп чыккан кыенлыкларга карамастан, без Кытай эшкуарларының безнең базар белән кызыксынуын һәм Россия бизнесының Кытай белән кызыксынуын күрәбез. Татарстан компанияләре шулай ук Кытай базарын һәм Кытай технологияләрен игътибар белән күзәтәләр", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Берлек Кытай һәм Россия бизнесын тоташтыручы күпер булып тора, шулай ук икътисадый кооперациягә ярдәм итә. "Татарстан республикадагы Кытай инвесторларын сәламли. Аларның уңайлы эшләве өчен бездә барлык кирәкле шартлар тудырылган. Уңышлы мисаллар бар: „Хайер "эре компаниясе республикада үзенең кайбер җитешетерүләрен урнаштырды", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Чжоу Лицюн хәбәр иткәнчә, ул Татарстанның инвестицион мөмкинлекләре һәм икътисадый потенциалы белән яхшы таныш. Мәсәлән, „Хайер“ компаниясе Берлек әгъзасы булып тора. Чжоу Лицюн бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән килешү төзегәнен хәбәр итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.