Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университетында булдылар, анда тулай торакларның яңа корпусларын ачуда катнаштылар һәм беренче курс студентларын яңа уку елы башлану белән котладылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең цифрлы трансформациядә лидер төбәкләренең берсе булып тора. Цифрлы компетенцияләрне формалаштыруда Иннополис Университеты аерым урын алып тора. "Университет кампусын киңәйтү - заманча инфраструктура һәм инновацион белем бирү мохитен формалаштыру юлында мөһим адым. Бүген студентлар өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Ә иң мөһиме - Иннополис университеты илнең иң перспективалы уку йортларының берсе булып тора. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Николаевич Чернышенкога әлеге колачлы проектны тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде Татарстан Рәисе.
Бүген 3 яңа тулай торак бинасы ачылды. Иннополис Университетының торак кампусы 1 меңнән 2 мең урынга кадәр киңәйгән, ә студентлар корпусларының гомуми мәйданы ике тапкыр диярлек арткан.
Дмитрий Чернышенко ассызыклаганча, уку процессы заманча уңайлы инфраструктурасыз мөмкин түгел Иннополиста ул чынлыкта нульдән төзелгән һәм төзелүен дәвам итә. "Фән һәм университетлар" икүләм проекты кысаларында бөтен ил буенча студентлар өчен заманча инфраструктура булдырыла. Студентлар шәһәрчеге корпусларын төзүгә федераль бюджеттан 13 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән. Киләсе уку елында яңа уңайлы тулай торакларга 6700 дән артык кеше керәчәк. 1 мең кешегә исәпләнгән яңа торак корпуслар бүген без ачкан урыннар барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган, аларны булдыруга федераль бюджеттан 2,5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Ышанам, яңа тулай тораклар студентларны кабул итү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк, чөнки Иннополиста укуга ихтыяҗ даими үсә. Һәм бу гаҗәп түгел: монда ИТ-юнәлешләр буенча белемнәр алалар, алар бүген илнең үсеш драйверы булып тора. Балаларны яңа йортлары белән котлыйм һәм яңа йорт стеналарында күркәм студент тормышы һәм, әлбәттә, укуда уңышлар телим», - диде Россия вице-премьеры.
Аннары кунаклар яңа торак корпуслардагы бүлмәләрне карап чыктылар һәм студентлар белән аралаштылар. Кампус территориясендә бушлай Wi-Fi бар, студентлар өчен клининг-сервис һәм кер юу бүлмәсе эшли, 200 урынлык ике ашханә һәм уку ял итүбүлмәләре бар. Камус бинасы , "Уңайлы мохит» программасы буенча җиһазландырылган. Биналарга хезмәт күрсәтү мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кулланып башкарылачак. Алга таба аларны дөнья дәрәҗәсендәге ил кампусларына тарату планлаштырыла.
Беренче курс студентлары белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов кыска вакыт эчендә Иннополис Университетының Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары белән бер рәттә торуын ассызыклады. "Сез барыгыз да уникаль компетенцияләргә ия. Бүген безнең алда зур бурычлар тора. Беренче чиратта, бу илнең технологик бәйсезлеген торгызуга кагыла", - дип өстәде республика Рәисе.
"Иннополиста сез илнең иң эре технология компанияләре белән партнерлыкта кызыклы проектларда катнаша алырлык барлык шартлар да тудырылган. Югары уку йортын тәмамлаучыларның йөз процентлы эшкә урнашуы һәм уңышлы стартапларны эшләтеп җибәрү тәҗрибәсе зур», – дип билгеләп үтте Дмитрий Чернышенко, студентларга мөрәҗәгать итеп.
Аннары Рөстәм Миңнехановка һәм Дмитрий Чернышенкога ясалма интеллект өлкәсендә тикшеренү үзәге проектлары тәкъдим ителде. Моннан тыш, ИИ - "Нейрорәссам" нигезендә сервис тәкъдим ителә.
2023 елда Иннополис Университеты 18 илдән 432 беренче курс студентын кабул итте. Быел югары уку йортына бакалавриат, магистратура һәм аспирантура программалары буенча 11 мең 216 гариза килгән, шул исәптән Европа, Төньяк Америка, Африка, Азия, БДБ, Көньяк Америка, Австралия, Океания һәм БДБ илләреннән.