Татарстан Президенты Новосибирскка килде
05.09.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов эш визиты белән Новосибирскка килде. Толмачево халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Новосибирск өлкәсе губернаторы Василий Юрченко каршы алды.
Эш визиты барышында Рөстәм Миңнеханов "Интерра" халыкара форумының пленар утырышында чыгыш ясаячак, "Регионнарның инновацион инфраструктурасын үстерү һәм нәтиҗәлелеген арттыру" эксперт сессиясендә катнашачак һәм Россия Инновацион регионнар ассоциациясе комитетлары җитәкчеләренең чираттан тыш җыелышын уздырачак.
ТР Президенты Мабугат хезмәте. Михаил Миронов