Татарстан Министрлар Кабинеты 2009-2011 елларга Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваториен су төбенә киткән йөзү чараларыннан чистарту программасын карады
06.10.2008Татарстан Республикасы территориясендәге Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваториенда 124 су төбенә киткән һәм ташландык судно бар. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел бассейнында Әстерхан өлкәсеннән кала икенче урынны алып тора. Бүген республиканың Министрлар Кабинетында булып узган утырышта су киңлекләрен сафтан чыккан йөзү чаралары белән пычранудан саклау мәсьәләсен ничек чишү турында сүз барды. Чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Утырышта Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вера Солдатова катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикада инде тикшерү эшләрен үткәрү һәм Татарстан Республикасы территориясендәге хуҗасыз бөтен судноларны исәпкә алу буенча чаралар оештыру, аларны күтәрү өстенлекләрен билгеләү өчен, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры
Илдус Фәсхетдинов җитәкчелегендәге эшче төркем булдырылуын искәртте. Бу мәсьәләне чишүгә тартылган муниципаль берәмлекләрдә дә эшче төркемнәр булдырылган.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу эшкә территорияләрендә ташландык йөзү чаралары булган муниципаль берәмлекләр (барлыгы 16 муниципаль район) актив керешеп киткән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры су төбенә киткән судноларны күтәрү һәм утильләштерү өчен акча булмауны төп проблемаларның берсе дип саный. “Бу мәсьәлә федераль бюджет акчасына хәл ителер дип өметләнергә урын юк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Республика әлеге хәлдән чыгу юлларын эзли”.
Әйтик, елгалар акваториен су төбенә киткән суднолардан чистарту мәсьәләләре буенча үткәрелгән узган елгы киңәшмәдән соң (
2007 елның 19 нчы сентябре), су төбенә киткән һәм ташландык судноларны ачыклау максатыннан, Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы һәм Казан линиядә эшләү бүлегенең кызыксынган оешмалары, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында су юлларына җентекле тикшерү үткәрелде.
Республикада “2009-2011 елларга Татарстан Республикасындагы Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваториен су төбенә киткән һәм ташландык йөзү чараларыннан чистарту” республика максатчан программасы эшләнгән. Бүгенге көнгә документ Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, эчке су транспортында дәүләт күзәтчелеге Идел бассейны идарәсенең линиядә эшләү бүлеге һәм 16 муниципаль берәмлек башлыклары белән килешенгән.
Югары Ослан муниципаль районы кайбер чараларны үткәрү буенча “пилот” районга әйләнде. Аерым алганда, бу район территориясендә су төбенә киткән биш йөзү чарасының икесе күтәрелгән.
Узган утырыштан соңгы вакыт эчендә су төбенә киткән йөзү чараларының хуҗасы булган 6 предприятие һәм оешма ачыкланган. Дүрт оешмага су төбенә киткән һәм ташландык судноларны күтәрергә боерык бирелгән.
“2013 елга республика Хөкүмәте Татарстанны туристлар үзәгенә әйләндерергә, суда ял итү урыннары оештырырга уйлый, - диде бүгенге утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры, - су төбенә киткән һәм ташландык суднолар ярларның тышкы кыяфәтен бозып кына калмый, әйләнә-тирә мохит һәм халыкның сәламәтлегенә дә зыян сала”.
Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вера Солдатова үзенең чыгышында республикада сүзнең эштән аерылмавы куанычлы факт булуын әйтеп узды. Аның фикеренчә, бер ел эчендә бик күп эш эшләнгән, ләкин үтәлеп бетмәгән мәсьәләләргә дә тукталырга кирәк. Әйтик, Солдатова ханым су төбенә киткән судноларның номерларын ачыклау һәм аларның хуҗаларын эзләү өчен, республикада водолаз белән тикшерү мөмкинлеге файдаланылмый дип саный. Моннан тыш, “Татагрохимсервис” компаниясенең су төбенә киткән ике йөзү базасы буенча да чаралар күрелмәгән.
Су төбенә киткән һәм ташландык судноларны күтәрү һәм утильләштерү белән бәйле проблемалар Татарстанга гына хас түгел, бу мәсьәләләрне Әстерхан, Нижгар өлкәләрендә дә чишәләр. Идел бассейнында су төбенә киткән 2129 судноның 580 е күтәрелмичә калган. Шуларның 547 се, ягъни 94 % ы, хуҗасыз дип танылган.
Вера Солдатова төбәк максатчан программаларын эшләү һәм кабул итүне су төбенә киткән һәм ташландык суднолар белән бәйле проблеманы чишүдә иң нәтиҗәле чара дип саный.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында тәкъдим ителгән “2009-2011 елларга Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваториен су төбенә киткән һәм ташландык йөзү чараларыннан чистарту” республика максатчан программасы нигез итеп алынган.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген әйтелгән кисәтү һәм теләкләрне исәпкә алып, документка үзгәрешләр кертеләчәк. Программа кысаларындагы чаралар планы елларга бүленеп язылачак, шулай ук су төбеннән күтәрелгән йөзү чараларын ташу белән бәйле мәсьәләләр дә исәпкә алыначак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте