Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов «Кызыл Кремльдән Ак Кремльгә» мотоузышында катнашты. Узыш Татарстан Республикасы Көненә багышлап, «Ике Кремль» халыкара мотофестивале кысаларында оештырылды.
Мотоциклчылар 1 Май мәйданында колонна булып тезелделәр. Спас манарасы янында аларга Рөстәм Миңнеханов кушылды, шуннан соң байкерлар «Казан» гаилә үзәгенә юнәлде.
«Касә" алдындагы мәйданда шәһәр халкы өчен мотоциклчыларның күрсәткеч чыгышлары оештырылды. Шулай ук казанлылар алдында беренче тапкыр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча ЮХИДИ идарәсе «Каскад» пилотаж осталыгы төркеме чыгыш ясады.
Быел «Ике Кремль» мотофестивалендә бөтен илдән 1000гә якын мотоциклчы катнашты. Шул исәптән дустанә илләрдән - Мисыр, Израиль, Ливан, Үзбәкстан, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Төркия һ. б. лардан байкерлар.
Чара "Балалар. Иминлек. Ике тәгәрмәчле транспорт" шигаре астында узды. Төп максат - ике тәгәрмәчле транспортта балалар юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау максатында, балаларга юлда имин тәртип күнекмәләрен сеңдерү.