Рөстәм Миңнеханов Лениногорскта: Шөгер ятмасы - ул беренче сәнәгать ятмасы гына түгел, ә Татарстанның тулы бер зур нефть дәвере дә

26.08.2023

Бүген Лениногорскның «Юность» стадионында Татарстан нефте чыгаруның 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Чара театральләштерелгән пролог белән ачылды, анда төбәкнең нефть сәнәгате барлыкка килү тарихы күрсәтелә.

Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә, тармак ветераннарына, шәһәр халкына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

"Сезне Татарстан нефть чыгаруның 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгына багышланган тантаналы чарада сәламләргә шатмын. Быел бәйрәм иткән истәлекле даталар исемлегендә бу юбилейлар илебез өчен аерым әһәмияткә ия», - диде Рөстәм Миңнеханов, тантаналы чараны ачып.

Ул искә төшергәнчә, 80 ел элек, Бөек Ватан сугышы вакытында Шөгер авылы янында борауланган 1 нче скважинадан сәнәгать нефть агымы башланган.

Шөгер ятмасы - безнең республикада беренче сәнәгать нефть ятмасы гына түгел, ә Бөек Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән Татарстанның тулы бер зур нефть дәвере дә, дип белдерде Татарстан Рәисе. Сугыштан соңгы елларда Татарстан нефте ярдәмендә ил икътисадын зур темплар белән торгыза, фән һәм техника үсешендә алдынгы була һәм мәгариф һәм мәдәниятнең лаеклы дәрәҗәсен тәэмин итә ала.

Бүген без нефть тармагының башлангычында торган һәм безнең казанышларыбызга нигез салган ветераннарга хөрмәт күрсәтәбез, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе.

Берничә буын геологларның, геофизикларның, бораулаучыларның, шахталарны узучыларның, инженерларның, техникларның һәм галимнәрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Татарстан илнең төп нефть-газ үзәкләренең берсенә әверелде. "Без алар белән горурланабыз һәм аларның хезмәт батырлыкларын һәрвакыт истә тотачакбыз", - диде ул.

Бу еллар эчендә республикабызның җир астыннан 3,5 млрд тонна «кара алтын» чыгарылган. Бүген, нефть ресурсларын чыгаруны һәм эшкәртүне чикләүгә бәйле барлык кыенлыкларга карамастан, Татарстан нефть сәнәгате предприятиеләре республика икътисадында төп роль уйный, бюджет йөкләмәләрен һәм социаль программаларны үтәүнең нигезе булып тора.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов нефть компанияләренең хезмәт коллективларына һәм барлык нефтьчеләргә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов барысын да бәйрәм белән котлады һәм яңа һөнәри уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.