Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районының Васильево бистәсенә эш сәфәре кысаларында «Мостопоезд 33» предприятиесендә булды. Бүген Васильево «шәһәр тибындагы поселок» статусы бирелүгә 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.
"Мостопоезд 33"кә 1939 елда нигез салынган. 2015 елда предприятие ябылган, әмма 2022 елда яңадан эшли башлаган. Бүген бу актив үсештә булган күп юнәлешле предприятие, тимер юл транспорты һәм логистика, шулай ук транспорт тармагында проектлау һәм төзелеш өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә. Предприятиенең төп юнәдеше - Горький тимер юлында күперләр һәм башка ясалма корылмалар проектлау һәм төзү. Базаның мәйданы 4,5 га.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, узган ел биредә цемент саклау, аны күчереп төяү һәм төргәкләү комплексы, металл продукциясен саклау һәм сату өчен складлар, инерт материалларны бушату өчен йөкне бушату юлы, тулай торак, медпункт һәм мәдәни үзәк торгызылган һәм реконструкцияләнгән. 2022-2023 елларда предприятие инерт материаллар белән - 3 мең вагон, цемент белән - 1 мең вагон һәм металл продукциясе белән 500 вагон төяп җибәргән.
Шулай ук Татарстан Рәисе Васильево бистәсенең сәнәгать потенциалын тәкъдир итү белән танышты. Күргәзмәдә конвекторлар, полиэтиленнан ясалган чатыр тукымалары, коры төзелеш катнашмалары, плинтуслар, тимер металл конструкцияләр, икмәк-күмәч эшләнмәләре, шулай ук Зеленодольск тәҗрибә урман хуҗалыгы, «Васильево» индустриаль паркы, «Васильево» һәм «Сосновый Бор» шифаханәләре экспозицияләре тәкъдим ителде.